200 гаризадән 29 команда финалга чакырылды. Алар арасында Иннополис Университет командасыннан 4 курсның 5 студенты: Кузьма Лешаков, Тимофей Лысенко, Алишер Тлеугабылов, Александр Парфенов һәм Сергей Пинкевич. Иннополис Университеты командасы проект үсешенә 50 000 мең акча җиңде. Команда CourseTeach.mе мәгариф онлайн-курс агрегаторы булдырды.
Июнь башында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа электон хезмәт булдырылды. Татарстан Республикасы эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә субсидия бирүгә гаризане Портал аша бирә ала.
16-18 июнь көннәрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы "Веб-разработка" компетенциясе буенча WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшыра.
WorldSkills Russia милли җыелмасы Кытай чемпионатында ике алтын, биш көмеш һәм 4 бронза медаль яулады. China International Skills Competition 2017 чемпионаты Шанхайда узды.
23-25 июнь көннәрендә Иннополис Университетында робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак.
"Иннополис" икътисади зонасы резиденты Татарстан Республикасы фәннәр академиясе белән берлектә Sailfish Mobile OS Rus операцион системасын татар теленә тәрҗемә итте.
Казанга WSIS Prizes-2017 халыкара бәйгесе кубогы кайтып җитте.
16 июнь КФУның ИТИС Югары мәктәбендә карьера көне узачак. Эре ИТ-компанияләр вәкилләре студентлар өчен вакансияләре белән таныштырачак. Катнашучы компанияләр арасы АК БАРС Банк, GDC (ICL-Services), FIX, ACI Worldwide Russia, Flatstack оешмалары бар.
20 июнь Яр Чаллы ИТ-паркында Геннадий Гульчин (Apple California) дөньяның иң бай ИТ-оешмасында эшләү шартлары турында сөйләячәк.
ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова РФ җәмәгать палатасында мәгариф оешмаларында мәгълүмати технологияләр тәкъдим итү темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.