ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

12-15 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиягә эш сәфәре белән барды. Делегация эченә ТР архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре керде.

Россиялеләр EJOI программалаштыру буенча европа олимпиадасында  3 алтын һәм көмеш медаль алдылар. Алтын медаль алучылар арасында Казан егете Илдар Гайнуллин да бар. Илдарны олимпиадага Иннополис Университеты әзерләде. 

Хөрмәтле ИТ-өлкә вәкилләре, коллегалар һәм дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - программистлар көне белән котлыйм!

Казанның "Теория" дизайн студиясе беренче "Басма"  татар клавиатурасын булдырды. Аңа татар телендәге алты хәреф, ягъни Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ, өстәлгән.

ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре Казанның төрле оешмалары вәкилләре белән консультацион очрашулар эшләделәр. Очрашуларда электрон хезмәтләр уңалыгын аңлату эше алып барылды.

Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгедә республиканың 27 министрлык һәм идарәләреннән 50 дәүләт хезмәткәре катнаша.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 15-17 сентябрь көннәрендә ИТ-паркта беренче тапкыр ИТ-бизнесменнар өчен «Harvest» эш яллары узачак.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 12-26 сентябрь көннәрендә планлаштырылган ремонт эшләре сәбәпле теле- һәм радиоканаллар сүндерелеп торылачак, дип хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт хезмәтләр Порталында "Автотүләүләр" сервисы эшләве турында искә төшерә.

Балалар бакчасын сайлау - әти-әни өчен мөхим эш. Балалар бакчасын "ТР электрон мәгариф" мәгълүмати системасы аша сайлау җайлырак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International