«Волга-IT» - 16 яшьтән 23 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен халыкара цифрлы олимпиада. Төп үзенчәлеге - IT-компанияләр үз кейслары нигезендә биремнәр бирә.
"VK Видео" Россия платформасында тамашачыларга хикәяләү барышында сюжет үсешенә йогынты ясау мөмкинлеге бирә торган Проект "Красный " уникаль интерактив фильмы чыкты. Проект Movika компаниясе — Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк резиденты технологияләрен интеграцияләү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы уңаеннан Казанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Күп функцияле үзәге офислары мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итмәячәк.
Казанда БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыклары очрашуын уздыру хөрмәтенә почта әйләнешенә Казан кремле сурәте һәм саммит символикасы төшерелгән махсус почта конверты һәм марка чыгарылды.
Чемпионатның икенче сайлап алу этабы 26 октябрьдә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Екатеринбург шәһәрендәге «Екатеринбург-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.
Telegramда җинаятьчеләр вирусларны фотографияләр рәвешендә тараткан мошенниклык очраклары ешайган.
Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе,биредә цифрлы инновацияләр үз төбәге үсешен генә түгел, ә тулаем илне үстерү юлын билгели! XVI БРИКС саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» экспозициясендә республика предприятиеләре җитештергән продукциянең тулы спектры тәкъдим ителәчәк.
Соңгы айларда Татарстан Республикасы территориясендә мошенниклык очраклары ешайды.
Проектны «Актив озын гомер» сәясәте кысаларында Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге гамәлгә ашыра. Программа пенсия яшендәге кешеләргә юнәлдерелгән. Укыту компьютер белеме һәм смартфон белән эшләү нигезләре буенча түләүсез алып барыла.
Күп функцияле үзәктә экстерриториаль принцип гамәлдә, ул мөрәҗәгать итүченең теркәлү урынына бәйсез рәвештә муниципаль яки дәүләт хезмәтен алырга мөмкинлек бирә.