Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасын сату тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы мөһим датаны - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне, 27 майда, 100 ел элек, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Автономияле Татар Социалистик Республикасы (АТССР) турында»гы Декреты имзаланды.