Агымдагы елның 25 сентябрь көнендә Татарстан башкаласында «Киберпарк 2022» Татарстан Республикасы Президентының Кубогына Россия һәм БДБ спорт чемпионаты узачак.
Узган шимбәдә ИТ-парк киберспорт сөючеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде - Киберпарк 1500 гә якын катнашучыны җыйды. Чара өч блоктан торды: киберспорт дисциплиналары буенча чемпионат, белем бирү конференциясе һәм зур фан-зона.
25 сентябрьдә ИТ-паркта бу елның масштаблы уен вакыйгасы — «Киберпарк» узачак. Быел чара KAZAN DIGITAL WEEK Халыкара Форумы эгидасы астында узачак һәм вакыйганың йомгаклау, формаль булмаган өлеше булачак.
Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында онлайн режимда узачак. Форум мәйданчыгы дүрт көн – 21-24 сентябрьдә эшләячәк.