2021 елның 4 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм GeekBrains компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин GeekBrains белем бирү порталының генераль директоры Александр Волчек белән эшлекле очрашу үткәрде.