2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan DigitalWeek-2021 Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.