Цифрлы министрлык командасы «Яндекс» компаниясе белгечләре белән берлектә Татарстан балалары өчен гадәти булмаган «Саннар дәресе» үткәрде. Традицион дәрес урынына укучыларга ИТ-парк буйлап экскурсия уздырдылар һәм пилотсыз автомобильнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр.
10-28 март көннәрендә ил мәктәпләрендә «Пилотсыз транспорт» темасы буенча «саннар дәресе» узачак. Бөтенроссия акциясенең яңа дәресе Яндекс экспертлары тарафыннан әзерләнде. Укучылар һәм укытучылар пилотсыз автомобильләрнең «капотына» карый һәм аларның эш принципларын аңлый алачаклар.
Россиядә беренче автоном машиналарны Up Great кышкы юллары шартларында тестлаштыру 26 нчы февральдән 5 нче мартка кадәр Мәскәү өлкәсендә автомототехника сынаулары һәм аны дәлилләү буенча фәнни-тикшеренү үзәге полигонында узачак. Катнашу өчен 13 команда, шул исәптән Иннополис шәһәреннән Innoteam командасы да бар. Конкурсны Милли технологик инициатива кысаларында Россия венчур компаниясе үткәрә.