Белем бирү оешмалары һәм сезонлы балалар лагерьлары өчен 2020 елда математика, информатика һәм санлы икътисад технологияләре буенча мәгариф системасын үстерүгә грантлар алу өчен өч конкурс оештырылды. Грантлар җиңүчеләргә мәктәп укучылары өчен чаралар үткәрергә, мәгариф һәм икътисад өлкәсендәге заманча таләпләр нигезендә белем бирү программаларын яңартырга, инновацион җиһазлар сатып алырга, укытучыларның квалификациясен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.