КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Никита Павлов, «Мин-мәктәп укучысы» проекты буенча воркшопта катнашып, суперсервис эшләү буенча Цифрлы трансформация үзәгенең проект командасына керде.
21 февральдә «Кванториум» технопаркында Әлмәт муниципаль районын цифрлаштыру буенча киңәшмә узды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Булат Исмәгыйлев киңәшмәдә катнашучыларга «Цифрлы икътисад» милли программасын гамәлгә ашыру, 2020 елга КФҮнең планнары һәм Татарстанда яңа суперсервислар булдыру турында сөйләде.