Бүген, 7 майда, без традицион рәвештә радио һәм элемтә көнен – элемтә һәм мәгълүмати технологияләр тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Республика халкы күп функцияле үзәкләрнең теләсә кайсы бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен бушлай бастырып чыгара ала. Бу акция быел «Үлемсез полк»ның нинди форматта узуына карамастан – онлайн/офлайн-гамәлдә булачак.