Традиция буенча, Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадникларга Россия Федерациясе Президенты имзалаган шәхси котлау юллый.
ТР Элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Ленинградны блокададан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан элемтә тармагы ветераннары Илинина Гриншпун белән очрашты. Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.