25 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2020» тантаналы чарасы узды. Атлетларны һәм узып баручы елда спортта зур уңышларга ирешүчеләрне котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.