ИТ-паркта октябрь аенда Mobile People 2011 мобиль уйлап табучылар конференциясе булачак.

2011 елның 11 августы, пәнҗешәмбе
ИТ-паркта октябрь аенда Mobile People 2011 мобиль уйлап табучылар конференциясе булачак. “Startobaza” идарәче компаниясе, Knock Knock Group студиясе һәм  ИТ-парк  белән берлектә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  оештырган бу чара мобиль кушымталар уйлап табучы, аларны тормышка ашыручы кешеләрне бергә җыячак.
Конференциядә актив диалог рәвешендә гамәлдәге кушымта ясау технологияләре, сервислар, төрле мобиль платформалар өчен уеннар, дизайн, интерфейслар кулланышы, әзер продуктны тарату һәм башка күп мәсьәләләр каралачак.
Татарстанда мондый конференция беренче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты -  мобиль кушымталар базарының перспективасын һәм үсеш тенденцияләрен аңлау һәм  уртага салып сөйләшү, шулай ук танылган мобиль платформалар вендорлары белән танышу һәм аларның тәҗрибәсен өйрәнү.
Конференциядә
Apple, Microsoft, Google, Alawar, I-Free, iD East, Parksis/Turbomilk, Game Insight һәм башка  компанияләр вәкилләре катнашачак.
Катнашучыларны теркәү “мо
бильные люди» сайтында 1 сентябрьдә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International