Роман Шәйхетдинов “GEO-Казан” халыкара күргәзмәсе ачылышында катнашты

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Казанда бүген “GEO-Казан” VI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Татарстан нефть, газ, химия форумы үзенең эшен башлый. Аларны ачу тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. 

“Татарстан нефть, газ, химия форумы республиканың һәм тулаем Россиянең нефть, газ, химия комплексын үстерү мәсьәләләре буенча мөһим дискуссия мәйданчыгы булып тора”, - дип басым ясап әйтте ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Форум кысаларында өч тематик махсуслаштырылган күргәзмә эшли һәм алты фәнни-гамәли конференция була. Чараларның яртысы халыкара дәрәҗәдә итеп үткәрелә. Түгәрәк өстәлләр, аерым очрашулар, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Иокогава Электрик Корпорэйшн” компаниясе башлыгы Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашуы планлаштырылган.

Аерым алганда, форум Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, "Татнефть” ГАҖ, "ТАИФ” ААҖ, "Нефтеконсорциум” ЯАҖ, Татарстан Фәннәр академиясе, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International