Татарстанда хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачуда ярдәм итү, кешеләр күпләп җыелган урыннарда ни булганын мизгел эчендә күрү мөмкинлеге бирү – “Имин шәһәр” комплексына салынган бурыч. Республиканың видеокүзәтү системасы үзәге булырга тиешле һәм Татарстанда булган барлык камераларны үзенә алачак бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү эшләре тәмам дияргә була.
Бу хакта бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылган ТР Куркынычсызлык советының, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәсенең, ТРда террорчылыкка каршы һәм ТРда Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссияләренең киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
“Видеомониторинг системасын булдыру буенча эш соңгы 2 елда алып барыла, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. – Бу республикада гамәлгә ашырыла торган “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексының база системаларыннан берсе. Видеомониторинг системасының төп бурычы – ике төп юнәлешне тәэмин итү: хокук бозуларны һәм хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау һәм, билгеле инде, видеога төшерелгән материалларны алга таба оператив эшчәнлектә файдалану”.
ТР Куркынычсызлык советының бүгенге киңәйтелгән утырышында министр ике инновация тәкъдим итте: беренчедән, республика территориясендә видеокүзәтү системаларын урнаштыру һәм көйләүгә бердәй норма кертү кирәк. Норматив база буларак федераль кагыйдәләр алырга тәкъдим ителә. Татарстан киңлекләрендә камералар күп санда куелган, һәм аларның эшен хәзер бердәй стандарт буенча синхронлаштырырга кирәк. Икенче яңалык – Татарстан геопорталында бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү, һәм аның буенча эш төгәлләнгән дә инде. Хәзер аңа тулаем төбәктә булган бөтен камераларны тоташтыру бурычы тора.
“Кешеләр күп җыелган урыннарны төшерә торган камералар ул. Алар спорт һәм башка объектларда урнаштырылган. Кешеләр күпләп килгән урыннар 3 категория буенча бүленә: 50дән 200гә кадәр кеше җыела торган урыннар, 200дән 1 меңгә кадәр һәм 1 меңнән артык кеше туплана торган. Алар, профилактика уздыру, шулай ук җинаятьне ачу һәм оператив хезмәтләр тиз арада эшли алсын өчен файдалану максатыннан, видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылырга тиеш”, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.
Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республика муниципалитетлары вәкилләре кергән ведомствоара эш төркеме эшләп бетерергә тапшырылган концепция буенча максатына ирешкән. Бүген ул ТР Иминлек советына һәм ТР Президентына раслауга тапшырылды. Расланганнан соң да эшче төркемгә системаны тулысынча эшләтеп җибәрүгә 2 айлап вакыт кирәк булачак. Бу этапта аларга муниципалитетлар ярдәме кирәк.
“Камералар картасы” дигән махсус мобиль кушымта эшләнде, аның ярдәмендә территорияләр карамагында булган камераларны Татарстанның махсус видеопорталына кертергә була. Хәзер кайсы камералар ачык, кайсылары ябык буласы хәл ителә. Төп идея – инвентаризация үткәрергә, бердәм концепция кысаларында эшне оештырырга”, - дип якын арага бурычларны игълан итте Роман Шәйхетдинов.
Республикакүләм бердәм видеокүзәтү системасы хокук саклау органнарына җинаятьчеләргә каршы уңышлырак эшләү һәм зур бәйрәмнәрдә, кешеләр күп итеп җыелган башка чараларда куркынычсызлыкны нәтиҗәлерәк тәэмин итү мөмкинлеге бирер дип күзаллана