Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Форум эше сәгать иртәнге 9да башлана. Яшь укытучылар өчен осталык дәресләре үткәрү, “Электрон белем бирү-2016” күргәзмәсен тамаша кылу һәм яңа укытучылар белән остазларның һөнәри очрашуы планлаштырылган.
Көннең икенче яртысында Иннополис университеты каршындагы мәйданда яңа укытучыларны һөнәргә багышлау тантанасы була.