16 августта Иннополис Университетында директор Кирилл Семенихин “Зарница” берләшмәсе президенты Артур Әбдулҗәнов белән хезмәттәшек турында килешү төзеде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Яклар робототехника өлкәсендә фәнни һәм техник мәгълүматлар белән алышу, стендлар, җиһазлар, конструкторлар төзү турында сөйләште.