Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды. Аның рәсми ачылышы Универсиада Авылчыгында сәгать 13.00 узачак. Тантаналы ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашачак.
Олимпиаданың оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, анда 81 илдән 330 кеше катнаша.
Халыкара олимпиада ЮНЕСКО карамагында 1989 елдан уздырыла һәм бөтен дөньяның өлкән класс укучылары арасында иң интеллектуаль яярышларның берсе булып тора. Ул үз тарихында 25 илдә уздырылган. 1991 елда СССРда булган.
Россиядә 2016 елда олимпиада беренче тапкыр үткәрелә, Казан аны уздыру хокукын Япония һәм Әзәрбайҗан шәһәрләре белән ярышып яулады.
Казанда олимпиаданы оештыручылар: РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы, Казан федераль университеты.