Ел башыннан бирле Татарстанда 41,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән

2016 елның 9 августы, сишәмбе

2016 елның 7 ае эчендә Татарстан яшәүчеләренә 41,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 45% күбрәк.

ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша 5,8 млрд сумга түләүләр башкарылган. Узган елны бу вакытта 2,9 млрд сумга түләүләр булган.

Ел башыннан бирле ТР дәүләт хезмәтләр Порталында 7,4 млн уникаль кулланучы булган.

Хәзерге вакытта Порталда 1,7 млн шәхси кабинетлар теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International