«80EDAYS – ELDURO – 2016» халыкара автоузыш катнашучылары Иннополиста булдылар

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Электромобильләр кортежы Барселонадан чыгып, дөнья буйлап 80 көн гизәргә ниятли. Бүген алар энергия туплар өчен Иннополиска һәм Казан ИТ-паркына тукталдылар.

Автоузышта 11 команда катнаша, алар Швейцария, Испания, Германия, Кытай, Венгрия, АКШ, Чехия, Италия һәм Австрия вәкилләре. Аларга 25 000 км юлны узып, 20 илне узарга туры киләчәк. Узыш 26 июнь Барселонада башланды, катнашучылар АКШта булдылар, анда ала самолетта очып барып, аннары Кытайда һәм Казахстанда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International