Бүген "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында 12-19 август көннәрендә узачак информатика буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиадага багышланган матбугат очрашуы узды.
Казанда үтәчәк олимпиадада катнашу өчен 84 илдән 327 укучы теркәлгән. Һәр илдән дүрт укучы һәм ике җитәкчедән торган команда катнаша. Россиядән ике команда булачак.
Олимпиада программасы компьютерда башкарыла торган өч алгоритмик бирем кергән ике турдан тора. Һәр биремне чишү өчен алгоритмнарны һәм мәгълүматлар структурасын эшләргә, программаларны эшләргә һәм сынап карарга кирәк булачак.
Информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадада җиңүчеләр катнашучылар рейтингы буенча беренчеләр арасыннан билгеләнәчәк. Алтын медальгә ия булучылар дөньядагы барлык илләр тарафыннан информатика буенча иң яхшы яшь белгечләр дип танылачаклар.
Бәйге программасыннан тыш, укучылар өчен экскурсияләр, танып-белү чаралары, шулай ук олимпиаданы тантаналы ачу һәм ябу кичәсе оештырылачак. Мәктәп укучылары Универсиада авылы территориясендә яшәячәкләр һәм ярышачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда олимпиаданы оештыручы төп оешмалар арасында – Казан федераль университеты, Иннополис университеты, РФ Массакүләм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 2-нче апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2016 елның 12-19 август көннәрендә Казан федераль университетында информатика буенча халыкара олимпиада үткәрү турында 507-р номерлы карар кабул ителгән иде.
Олимпиада турындагы матбугат очрашуыннан видеоны карау өчен: http://www.tatar-inform.ru/video/8574/