Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча тармак оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Беренче яртыеллыкта тармакның тулай кереме 22,6 млрд сум тәшкил итте. Керемнең төп өлеше мобиль элемтә һәм мәгълүмати технологияләр тәшкил итә.
Беренче ярты еллыкта татарстанлыларга 37,3 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50% арткан.