Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

12-19 август көннәрендә Казанда мәктәп укучылары арасында XXVIII Халыкара информатика олимпиадасы узачак. 

Әлеге чараны оештыручылар арасында Казан Федераль Университеты, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Әлеге чара 1989елдан алып ел саен үткәрелә. Россиядә бу чара бу елны беренче тапкыр үткәреләчәк.

Чарада 88 илдән 300ләп укучы катнашачак.

Олимпиада турында тулырак сайтта: http://ioi2016.ru/?locale=ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International