12-19 август көннәрендә Казанда мәктәп укучылары арасында XXVIII Халыкара информатика олимпиадасы узачак. Чарада Россияне ике команда тәкъдим итәчәк. Россия җыелмасына КФУның Лобачевский исемендәге лицееның 9нчы сыйныф укучысы Әсхәт Сәхәбиев та керде.
Россиянең беренче командасында Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе укучылары кергән - Владислав Макеев, Григорий Резников, Михаил Путилин һәм Станислав Наумов. Ә икенче команда составында Әсхәт Сәхәбиевтан кала, Мәскәү өлкәсеннән Денис Солонков, Түбән Новгород өлкәсеннә Александра Дроздова һәм Санкт-Петербургтан Михаил Анопренко кергәннәр.