“Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасында бу елның беренче яртыеллыгында 25 меңнән артык гариза килгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 40% арткан. 18 мең гариза хәл ителгән.
2,5 мең гариза модерация этабында ук кире кагылган, 3,3 мең гариза ТР буенча эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кире кагылган. Хәзерге вакытта 2,74 мең гариза буенча эшләр алып барыла.