Роман Шәйхетдинов һәм Павел Погребинский 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2017 елда конфедерация кубогына әзерләнү буенча киңәшмә үткәрде

2016 елның 15 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Оргкомитет «Россия-2018» мәгълүмати технологияләр һәм инфраструктура департаменты директоры павел Погребинский 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2017 елда конфедерация кубогы объектларына ИКТ-инфраструктурасы буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР минислрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International