Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 18-22 июль һәм 25-29 июль көннәре аралыгында сәгать 8.00-18.00 аралыгында Түбән Кама шәһәрендә планлы эшләр нәтиҗәсендә аналог һәм цифралы теле һәм радио тапшырулар сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.
Алар арасында:
- «Первый канал»;
- «Россия 1 + Татарстан»;
- «ТНВ»;
- «Радио России + Радио Татарстана»;
- «Болгар радиосы»
- беренче һәм икенче мультиплекс программалар.