"Халык контроле" кушымтасы яңартылды

2016 елның 1 июле, җомга

"ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды.

Аерым алганда, хәзер заявкаларны картадан тыш, сервисның браузер версиясендәге кебек исемлек буенча да карап булачак. Заявкалар бирүне җиңеләйтү өчен яңа фильтлар өстәлде, хәзер мәгълуматны территория һәм вакыт буенча карарга мөмкин.

"Поделиться" функциясе барлыкка килү үз заявкаларыңны яки башка кулланучыларның кызыклы хәбәрләрен дусларга һәм танышларга күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әлмәттә һәм Казанда яшәүчеләр "Торак-коммуналь хуҗалык" категориясе буенча заявкаларны смартфон яисә планшет аша җибәрә ала, чөнки ул кушымта категорияләре исемлегендә пәйда булды", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Элеккечә, кушымтаны Android һәм IOS операцион системалары базасындагы корылмаларда кулланып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International