ИТ-паркта Татарстанның WorldSkills Russia-2019 чарасына әзерлеге турында сөйләштеләр

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан командасының 2019 елда узачак WorldSkills Russia (WSR) һөнәри беренчек чарасына әзерлеге турында киңәшмә үткәрде.

Әлеге чара кысаларында министрлык 5 компетенция өчен җаваплы: «Сетевой и системный администратор», «Веб-Дизайн», «Печатник», «Программист по решениям для бизнеса», «Монтаж и инсталляция сети доступа» һәм бер өстәмә компетенция «Мобильный робототехник».

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, март аенда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә регионара компетенцияләр үзәге ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International