25-26 июнь көнне Иннополиста узачак ярышларда Россиянең 51 төбәге һәм Украинаның бер төбәгеннән килгән 577 бала катнашты, алар күпсанлы төбәк сайлап алу ярышларын узган.
Илкүләм сайлау этабы биремнәре быел "Калдыкларга каршы көрәш!" темасына багышлана. Максаты - робот техникасы хәрәкәтендә катнашучыларны әйләнә-тирә мохит пычрану проблемалары турында уйланырга этәрү.
Бәйгедә планетабызны пычранудан сакларга һәм чүп-чарга каршы көрәш проблемасын хәл итәргә тиешле робот техникасы комплексларын, футбол кыры һәм боулинг мәйданчыгында роботлар матчын, пилотсыз автомобильләр һәм юл күренешен сурәтләгән махсус полигонны, су астында биремнәр үтәргә сәләтле акыллы механизмнарны күреп булачак.
Иң яхшы робот техникларын Иннополис университетына әзерлек җыеннарына чакырачаклар. Алар Һиндстанда узачак Бөтендөнья робот олимпиадасында илебез данын якларга тиешле команда составына кертеләчәк.
Олимпиада кысаларын 18 комплек медаль уйнатылды.
Олимпиада нәтиҗәлре белән танышу өчен: http://robolymp.ru/rro/results/