Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәшмәләр залында министрның беренче урынбасары Юрий Багров Татарстанның мәктәп чыгарылыш укучылары белән сөйләште. Әлеге мәктәп тәмамлаучылар махсус юлланмалар буенча Казан милли тикшеренү техник университетына укырга керергә дәгъва итә.