Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Иннополис" махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының быел икенче утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Утырышта IТ-компанияләр инвестицияләренең гомуми күләме 5,3 млрд сум тәшкил иткән 6 проект каралды.
"Новые облачные технологии" ҖЧҖ Күзәтчелек советында "МинемОфис" проектын тәкъдим итте, бу - бөтен төр документлар белән эшләргә мөмкинлек биргән платформа (һәм серверлы программа тәэминаты), шул ук исемле мобиль җайланмаларда файдаланырлык бөтен платформалардагы кушымталар, почта хәбәрләре белән эшләрлек сервис. "МинемОфис" продуктларын мәгариф һәм дәүләт учреждениеләрендә куллану өчен җайлаштыру планлаштырылган.
«Постгрес Профессиональный» ҖЧҖ Postgres Pro мәгълүматлар базасы белән идарә системаларын эшли. "Иннополис" МИЗ резиденты исемен алырга теләгән проект кысаларында Postgres Pro МБИС яңа версиясен эшләүне тәкъдим итә. Яңа версия югарырак җитештерүчәнлекне тәэмин итәчәк.
«ИнфоВотч-Волга» ҖЧҖ "Иннополис" МИЗ территориясендә конфиденциаль мәгълүматларны саклау системасына перспектив модульләр эшләргә җыена. Әлеге оешма «InfoWatch» компанияләр төркеменә керә һәм корпоратив мәгълүматны саклауда алдынгы компания булып санала.
«Юридический интеллект» ҖЧҖ проекты реаль вакытта Интернетта мобиль җайланмаларда онлайн-әңгәмә аша юридик ярдәм күрсәтү буенча программа эшләүне күз алдында тота. «CONSapp» сервисы физик затларга онлайн режимда юридик консультация алырга ярдәм итәчәк.
Утырышта Татарстан Республикасының нефть комплексы өлкәсендә ике проект тәкъдим ителде. «1С-ТЭК» ҖЧҖ нең төп проекты - 1С платформасында нефть эшкәртү компанияләре өчен продукция җитештерүне синхронлаштыру, идарә итү һәм оптимизация үткәрү өчен сервис ясарга планлаштыра.
«ТатИТнефть» ҖЧҖ "Иннополис" территориясендә "Татнефть" ГАҖ мәгълүматлаштыру технологияләре өлкәсендә эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра. Компаниянең беренче проекты АЗС челтәре өчен программа-аппарат тәэминатын эшләү булачак.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән "Новые облачные технологии" ҖЧҖ арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
"Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советында расланган проектлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгында да каралырга һәм расланырга тиеш. Резидент статусы алу өчен заявкаларның барысы да җәй азагына кадәр расланган очракта, "Иннополис" МИЗ резидентлары саны 26га кадәр артачак.