25 июньдә Инополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тантаналы төстә ачыла. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Быелгы олимпиаданың илкүләм сайлап алу этабы биремнәре "Калдыкларга каршы көрәш!" ("Борись с отходами!") темасы буенча төзелгән. Максаты - робот техникасы хәрәкәтендә катнашучыларны әйләнә-тирә мохит пычрану һәм сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын нейтральләштерү проблемалары хакында уйланырга этәрү.
25-26 июнь көнне Иннополиста узачак ярышларда Россия Федерациясенең 51 һәм Украинаның 1 төбәгеннән килгән 577 бала катнашачак. Алар олимпиаданың финалына чыгу өчен күп баскычлы төбәк сайлап алу турларын узган.
Иң яхшы робот техникларын "Иннополис" университетына әзерлек җыеннарына чакыралар. Нәтиҗәдә, Һиндстанда узачак Бөтендөнья роботлар олимпиадасы финалында ил данын яклаячак җыелма команда тупланырга тиеш.