"Тере тел - тере милләт"-2016 грант оту конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Татарстанда “Тере тел – тере милләт” III республика конкурсы үткәрелә. 

Конкурс “2014-2020 елларда ТРда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

ТРның мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәдәният бүлеге башлыгы Фәрит Зәйниев “Татар-информ” вәкиленә билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты – Татарстан дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны ачыклау. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, әмма аларның РФ гражданы һәм физик зат булуы шарт. Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә: “Иң яхшы Интернет-проект” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту”. Конкурска яңа проектлар белән беррәттән, инде гамәлдәге, әмма камилләштерүне таләп иткән проектлар да тәкъдим ителә ала. Эшләр ТР дәүләт телләренең берсендә кабул ителә, диде Фәрит Зәйниев.

ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлеге баш белгече Әлфия Бәдретдинова сүзләренә караганда, узган елларда бәйгегә кабул ителгән Интернет-проектлар төрлелеге белән аерылып торган. Әйтик, татар телен үстерүне күз уңында тоткан сайтлар белән беррәттән, русча-татарча электрон сүзлек, шулай ук Татарстанның юкка чыккан авылларын барлауга багышланган һәм башка сайтлар тәкъдим ителгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бәйгегә телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән сәхифәләрен, тапшыруларын юллый ала, дип билгеләп үтте ул.

Грантның гомуми күләме 500 мең сум тәшкил итә. Һәр номинациягә 250 шәр мең сум каралган. Аларның һәркайсында призлы өч урын билгеләнә. Гаризалар 31 августка кадәр “2014-2020 елларда ТРда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” рәсми сайтында кабул ителә.

Былтыр, әйтик, конкурсның “Иң яхшы Интернет-проект” номинациясендә “Гыйлем” белем бирү порталының “Билингваль педагогика” курсы җиңгән. Порталның авторы – КФУ студенты Айдар Шәйхин. Ул “Татар-информ” вәкиленә: “Без әлеге грант акчасын үзебезнең проект өчен профессиональ фотоаппарат алуга һәм кайбер вак чыгымнарны каплауга тоттык. Хәзер фотоаппаратны, иң беренче чиратта, “Билингваль педагогика” курсын әзерләүдә кулланабыз”, – дип сөйләде. Конкурс беренче тапкыр уздырылганда, Айдар аның турында ялгыш кына каяндыр укып белгән, әмма ул чакта катнашырга өлгермәгән. Былтыр исә “2014-2020 елларда ТРда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” рәсми сайты даими күзәтеп барган һәм, бәйге игълан ителү белән үк, гариза юллаган.

Студент фикеренчә, бу – бик кирәкле, әһәмиятле конкурс. Грантлар кешеләргә милләт өчен файдалы һәм мөһим проектларны башкауга этәргеч бирә. Идеяләрне гамәлгә ашыру өчен энтузиазм гына аз, матди ярдәм дә кирәк, ди ул.

“Тере тел – тере милләт” конкурсын “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра.

Конкурс "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасында каралган чаралар кысаларында, ТР дәүләт телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны сайлап алу максатында, үткәрелә. Республикада дәүләт телләрен тигез үстерү һәм куллануга юнәлдерелгән иң яхшы проектлар сайлап алына. Конкурс "Иң яхшы интернет-проект" һәм "ММЧда иң яхшы яктырту" номинацияләрендә үткәрелә.

Һәр номинациядәге иң яхшы эшләргә проектны тормышка ашыру яки үстерү өчен грант бирелә. Бүленә торган грантларның гомум суммасы 500 мең сум тәшкил итә.

Конкурсны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрә.

Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 31 августка кадәр "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү" рәсми сайтында кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International