Иннополис лицеена укырга Россиянең 23 регионыннан 485 гариза килгән

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Иннополис лицеена укырга керергә бу елны беренче имтиханнар тапшырдылар. Барлыгы Россиянең 23 регионыннан 486 гариза килгән.

Бу елны 7 класска укырга керергә 181 гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәсе буенча яңа сыйныфта 30 бала укыячак. Конкурс бер урынга 6 кеше булып тора.

Шулай ук лицейда 8нче (3 вакант урын, гаризалар саны 95), 9нчы (5 вакант урын, гаризалар саны 83), 10нчы (2 вакант урын, гаризалар саны 126) сыйныфларга өстәм сайлап алу бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International