Күчемсез милек хокукы өчен дәүләт пошлинасын информатлар аша түләп була

2016 елның 17 июне, җомга

 «Электрон Татарстан» информатларында Росреестр сайты аша электрон рәвештә тапшырылган күчемсез милек хокукларын теркәүгә дәүләт пошлинасын түләп була.

Түләү өчен информатта “Росреестр һәм Кадастр палатасы” бүлеген сайларга кирәк.

“Электрон Татарстан” информатлары аша 66 дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләр алып була. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясе буенча 400дән артык информатлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International