Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн очрашуында Иннополиста SAP компаниясе бүлеге ачылырга мөмкинлеге турында игълан ителде.
Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында узган очрашуда Миңнеханов: "Сезнең компаниядән кирәкле мәгълүмат алдык, бүген башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында сөйләшергә була", - диде.
Республикада SAP компаниясенең эшләнмәләрен "Татнефть" һәм "КАМАЗ" һ.б. кебек эре предприятиеләр куллана.
Очрашуда Иннополиста SAP компаниясе вәкиллеген ачу мөмкинлеге, әлеге компания белән бергә чынга ашырыла торган проектларга Татарстан белгечләрен җәлеп итү, шулай ук кадрлар резервын булдыру турында фикер алыштылар.