Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытайның Россиядәге Эшмәкәрләр берлеге президенты Цай Гуйжу ханым белән багланышлар мәсьәләләре турында сөйләште.
Очрашу Петербург икътисадый форумы кысаларында үтте, анда Кытай Эшмәкәрләре берлеге Россия бизнесы белән элемтәләрне булдыру өчен актив катнаша, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда белдергәнчә, Татарстан - Кытай партнерлары белән якын мөнәсәбәтләрен югары бәяләүче Россия төбәкләренең берсе. Безнең багланышлар дәрәҗәсе югары, дип билгеләде ул, кайбер Кытай компанияләре Татарстан территориясендә инде уңышлы эшләп киләләр. Ул "Хайер" (ул Татарстанда суыткычлар җитештерә торган производство ачты), "Аммоний" проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән Кытай хезмәттәшләрен, "Мәскәү - Казан" югары тизлекле тимер юл магистрале проектын гамәлгә ашыруда катнашучы Кытай хезмәттәшләре турында хәбәр итте.
Кытай бизнесы белән багланышларны арттырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов, без Кытай партнерлары катнашындагы бөтен проектларга да ярдәм итәргә әзер.
Россиядә Кытай Эшмәкәрләре берлеге президенты Цай Гуйжу ханым оешма эше турында кыскача хәбәр итте. Аның сүзләренчә, берлек Россиядә эшләргә әзер Эшмәкәрләргә консультацияләр бирә. Ул билгеләгәнчә, бүген Кытайда хәләл продукциягә ихтыяҗ зур.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, республика Татарстан территориясендә Кытай партнерлары производстволарын локальләштерү яклы. Кытай компанияләре белән хезмәттәшлекнең уңай мисаллары бар, әйтик, "Лю Го" компаниясе белән, диде ул.
Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, июль аенда Татарстан делегациясенең КХРна, кайбер провинцияләренең икътисадый мөмкинлекләре белән танышу өчен, визиты планлаштырыла.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашуда Кытай хезмәттәшләренә инвестиция проекты буларак Иннополис шәһәрендә торак төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Роман Шәйхетдинов күтәргән икенче мәсьәлә - электрон сатуларны оештыруда хезмәттәшлек итү мөмкинлеге. Аның сүзләренчә, Кытай ихтыяҗларына туры китереп, булган ресурсларны файдаланып, сатулар оештыру өчен кытай телендә интерфейс ясап була.