«Лаборатория Касперского» һәм Иннополис Университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Компания һәм Университет тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алышып, бергә фәнни проектлар өлкәсендә эшләргә килештеләр.
Меморандумга «Лаборатория Касперского» оешмасы генераль директоры Евгений Касперский һәм Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин кул куйдылар.