Блогерлар нефорумында инновацияләр белән кызыксынучылар өчен бүген махсус “Инновацион Татарстан” туры оештырылды.
IТ-паркта блогерларны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм IТ-парк директоры Антон Грачев каршы алды. Блогерларга Россиядә беренче инновацион IТ-мәйданчыкны булдыру турында сөйләделәр, инфраструктураны күрсәттеләр һәм бизнес-инкубатор резидентлары белән таныштырдылар.
Роман Шәйхетдинов шулай ук Татарстанда “Электрон Хөкүмәт” һәм Иннополис эше турында сөйләде.
Кунаклар Иннополиста махсус икътисади зона технопаркының административ-эшлекле үзәгендә булдылар, аннары Иннополис университетының уку-лаборатор корпусына юнәлделәр. Турда катнашучылар Россиядә беренче хосусый IТ-вуз студентларының яшәү шартларын карадылар, аның территориясендәге спорт үзәгендә булдылар.
Соңыннан 2016 елның гыйнварында сәләтле балалар өчен төзелгән Иннополис лицеенда булдылар.