РФ Президентының интернет проблемалары буенча киңәшчесе Казаның IТ-паркы потенциалын бәяләде

2016 елның 4 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы башкаласына РФ Президентының интернет проблемалары буенча киңәшчесе Герман Клименко килде. Ул IТ-паркта булды.

Элегрәк Клименко Казан һәм Чаллы IТ-паркларында булган иде. Аерым алганда, РФ Президентының интернет проблемалары буенча киңәшчесе 2011 елда "iCampKazan" форумы кунагы һәм Чаллыда IТ-паркның туган көнен бәйрәм итүдә спикерларның берсе булды.

Герман Клименко технопаркка ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатуында килде. Кунакка презентациядә IТ-парк уңышлары, яңа проектлар һәм белем бирү инициативалары турында сөйләделәр.

Аннары Роман Шайхетдинов һәм Герман Клименко бизнес-инкубаторга юнәлде. Биредә Мәскәү кунагына стартаплар презентациясе үткәрелде һәм уңышлы проектлар күрсәтелде. Аерым алганда, Герман Клименкога "Автодория" һәм "Altocar" проектлары турында сөйләделәр.

Очрашу азагында кунак бизнес-инкубаторның дан диварында теләкләр язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International