Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чираттагы эш көнен Иннополис шәһәрендә үткәрде.
Иннополис шәһәре объектларын карау вакытында икътисади зонага резидентлар җәлеп итү, балалар бакчасы һәм лицей эшчәнлеге турында киңәшмә үткәрде.
Иннополис медицина үзәгендә РКБ баш врачы Р.Ф.Гайфуллин һәм медицина үзәге җитәкчесе А.В.Багаутдинов белән очрашу булды.