Әйләнә-тирә мөһитне җайлырак эшләр өчен, «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» системаларында гариәа калдырып, аны хәл итү вакытын күзәтеп барып була.
Мисал өчен, “Халык контроле” системасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен әйләнә-тирә мөһиттә адаптация белән бәйле гаризалар биреп була. Әлеге категориянең модераторы булып, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора. Барлыгы бу категориягә 1083 хәбәр җибәрелгән булган, аларның 582е – 54% хәл ителгән.
Шулай ук, “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы кулланучылары да инвалидлар өчен машину кую белән бәйле проблемалар турында хәбәр итә ала. 2015 ноябреннән бу категориягә 937 хәбәр килгән, аларның 692е (74%) хәл ителгән.