2016 елның 1-2 июнендә Казан ярминкәсе территориясендә робототехника буенча бөтенроссия олимпиадасының республикакүләм этабы башланды. Олимпиадага Татарстан Республикасының 38 районыннан 345 бала килгән. Бу елны олимпиада ике көн барачак.
Бу елны олимпиадага Свердлау өлкәсеннән дә команда килде.
Робототехника буенча бөтенроссия олимпиадасы Иннополиста 24-26 июнь көннәрендә узачак, ә дөньякүләм олимпиада бу елның 25-27 ноябрь көннәрендә Индиядә Нью-Дели шәһәрендә узачак.