1866 елның 1 июнендә Казан шәһәрендә шәһәр почтасы булдырылды, ул Покровский һәм Театр урамнары киселешендә урнашкан булган (хәзерге вакытта – К.Маркс.урамы, 31/7 йорт).
Шәһәрдә 13 почта тармасы урнаштырылган була. 6 ай эчендә почта тартмалары аша 2,5 мең шәһәр һәм 13 меңннән артык башка шәһәрләрдән хатлар узган. Бу вакыт эчендә 1 мең конверт һәм 30 мең марка сатылган.
Җәй вакытларында почта көненә 4 тапкыр китерелгән, ә шәһәр читләрендә – көненә 3 тапкыр.
Бүгенге көндә Казанда почта элемтә хезмәтләре 86 элемтә бүлекләрендә күрсәтелә. Барлыгы шәһәр буенча 379 почта тартмалары урнаштырылган.