Казанда балаларны зыян китерә торган мәгълүматтан саклауга багышланган форум узды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

30 май көнне Казанда сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны ничек саклау мәсьәләләрен чишүгә багышланган республика күләмендә форум узды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан мондый форумны уздыру инициативасы белән Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле  һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе чыккан.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты хуплавы белән тормышка аша. Форумны оештыруда шулай ук Татарстан парламентындагы депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт–Милосердие” берләшмәсе, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), “Арма Щит” профессиональ компетенцияләрнең региональ үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы катнаша.


Чарада Татарстан Республикасы мәглъматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Юрий Багров һәм "ТР мәгълүмати технологиләәр үзәге" башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International