Бер ел эчендә Татарстанда кабель ТВ һәм IPTV кулланучылары 100 мең кешегә арткан

2016 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасында 1 млн.116 мең түләүле телевидение абонентлары бар. Аларның 792 меңе – кабель ТВ һәм IPTV кулланучылары һәм 324 меңе спутник телевидениесе кулланучылары. Шулай итеп барлыгы 16% хуҗалыкта гына түләүле телевидение юк.

Операторларның абонент базасы артып бара. 01.04.2015-01.04.2016 аралыгында кабель ТВ һәм IPTV кулланучылары 100 меңгә карткан, кабель ТВ – 13,8%, IPTV буенча – 17,6%.

Болар барысыда Интернет популярлыгы һәм мобиль җиһазларда ТВ караулар арту белән аңлатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International