ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "IT & Security Forum 2016" X Бөтенроссия конференциясе ачылу тантанасында, бүген Татарстан эре инфраструктура проектларын үстерү, шул исәптән югары мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте.
«Республика мәгълүмат технологияләрен үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруны максат итеп куя”, - дип билгеләп үтте ул сәламләү сүзендә.
Казанга юбилей конференциясенә ITSF (IT & Security Forum) Россиянең һәм ерак чит илләрнең 60 лап эре шәһәреннән 700 дән артык кеше җыелган. Алар - илнең эре компанияләре вәкилләре. Ике көндә алар профильле секцияләрдә катнаша, IT һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә иң актуаль темаларга әйдәп баручы экспертлар докладларын һәм фикерләрен тыңлый ала.
“Бүген мәгълүмат технологияләре мәгариф, төзелеш, ТКХ, медицина, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегендә һ.б. актив кулланыла”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
“ITSF ун ел дәвамында тармак лидерларын җыюы, IT һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә әйдәп баручы җитештерүчеләрнең биредә җыелуы куандыра. Биредә яңалыклар, яңа технологияләр белән уртаклашалар, дәүләт, бизнес, халык ихтыяҗларына юнәлдерелгән мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итәләр”, - диде Р.Миңнеханов.
“Татарстанда мәгълүмат куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә, - дип ассызыклады ул. – ТР Куркынычсызлык советы белән фикер алышулар, даими рәвештә, була. Республиканың төрле өлкә предприятиеләрендә мәгълүматны саклау эшчәнлеген 700 дән артык оешма алып бара”. Татарстан бу юнәлешне үстерергә әзер, дип ассызыклады Миңнеханов.
ТР Президенты Россия базарының IT һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә эре уенчыларын үз бизнесларын Татарстанда үстерергә һәм Иннополис белән технопарклар резидентлары булырга чакырды.