РИФ.Иннополис 2016 форумына багышланган пресс-конференция 2 июньдә узачак

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында РИФ.Иннополис 2016 Россия Интернет Форумына багышланган пресс-конференция узачак.

Пресс-конференция катнашучылары:

  *  Роман Шәйхетдинов. Татарстан Республикасы Премьер-министры– ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, 
 *   Егор Иванов. Иннополис шәһәре мэры,
 *   Сергей Плуготаренко. РАЭК дректоры, 
 *   Сергей Гребенников. РОЦИТ директоры
 *   Иван Панченко. Postgres Professional генераль директоры урынбасары
 *   Иннополис шәһәре резидентлары

Пресс-конференциягә аккредитация өчен: электрон почта pr@raec.ru, яки оештыру комитеты матбугат хезмәте – Екатерина Дёмкина 8 909 622 92 22.

9-10 июньдә Иннополиста Россиянең эреләрдән саналган IT-компанияләре вәкилләре икенче мәртәбә «РИФ.Иннополис-2016” күчмә Россия интернет-форумын уздырачак.

Быел төп темалар – интернет-бизнес, Россиядә электрон коммерция үсеше, IT-өлкәдә мәгариф, цифрлы маркетинг, веб-эшләнмәләр, мобиль технологияләр һәм башкалар, дип хәбәр ителә форум сайтында.

“РИФ.Иннополис” – интернет-тармак һәм интернет-технологияләр үсешенә багышланган, яңа цифрлы икътисад формалаштыруга йөз тоткан зур еллык форум.

Ике көн дәвамында конференция программасы “Рунет бүген: вакыйгалар, цифрлар, фактлар, трендлар”, “Рунет икътисады”, “IT-бизнес, интернет-эшмәкәрлек һәм стартаплар”, “Мобиль технологияләр: Digital Marketing”; электрон коммерция, мәгариф һәм IT-тармак өчен кадрлар кебек темаларны колачлаячак.

“РИФ.Иннополис”та бөтен Россиядән әйдәп баручы IT-компания җитәкчеләре һәм белгечләре, Иннополис резидентлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, рунеттан файдаланучылар катнашачак.

Искәртеп узабыз: узган елда форумның беренче көнендә тантаналы төстә Иннополис шәһәре ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International